news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмзия Галимова: Вузларда, техникумнарда журналларны сату өчен мөмкинлекләр юк

Габдулла Тукай туган көнендә Казан Кирмәненең гавәми урыннарында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар җәмәгатьчелеге белән очрашты. Очрашуда катнашкан «Идел» татар һәм рус журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова журналларны югары һәм махсус урта уку йортларында сату мөмкинлекләрен булдыруда ярдәм сорады.

Рәмзия Галимова: Вузларда, техникумнарда журналларны сату өчен мөмкинлекләр юк
Фото: «Татар-информ»

Вузлар, ссузлар белән эшчәнлеккә басым ясыйсы килә. Анда укучыларны берләштерә торган республикакүләм дәрәҗәдәге матбугат чарасы юк иде әле. Минем төп максат – вузларга барып җитү. Без аңларга тиеш: вузлар ул –студентлар гына түгел, анда яшь белгечләр, галимнәребез, экспертлар күп. Бүгенге яшьләргә үз-үзләрен күрсәтү, танылу мөһим.

КФУ белән хезмәттәшлек итәбез, шулай ук КНИТУ, КХТИ, Ветеринария академиясе, Аграр университет... Журналларда рубрикалар булдырабыз. Видеопроектлар эшлибез, эшчәнлек бара, ләкин бер проблема белән очраштым: вузларда, техникумнарда журналларны сату өчен мөмкинлекләр юк. Анда журналларны сатуга кую катлаулы процесс булып чыкты. Бүген журнал укучы яшьләр күп. Сатып алучылар көннән-көн арта. «Тукай» метро станциясендә «Татмедиа»ның вендинг аппаратында татарча һәм русча журналларны сатып алалар.

Вузларда шундый мөмкинлекләр булдыру катлаулы булып чыкты. Аллаһка шөкер, киләсе айдан КФУның төп бинасында журналларны сатып алып булачак. Бу әле беренче җиңүем генә, – диде ул һәм, башка вузларда да шундый аппаратлар булса иде, дигән теләген җиткерде.

Очрашуда яңгыраган фикерләр, тәкъдимнәр, теләкләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова һәм Гөлнар Гарифуллина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100