news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмзия Галимова татарча «Идел» журналының презентациясе кайчан үтәчәген әйтте

Рәмзия Галимова татарча «Идел» журналының презентациясе кайчан үтәчәген әйтте
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова татарча «Идел» журналының презентациясе кайчан үтәчәген әйтте.

Русча чыга торган «Идел» журналының презентациясе Татарстан милли китапханәсендә үтте. Татарча «Идел»нең презентациясе кайчан булачак дип кызыксыналар.

«Миннән татарча журналныкы кайчан булачак дип сорыйлар. Журналның июль саны бик тиз сатылып беткәнлектән, презентациясен үткәрә алмый калдык. Шуңа күрә журналның август саны килү белән матур чара үткәрәчәкбез», - диде ул.

Презентациянең кайда һәм төгәл кайсы көнне булачагы социаль челтәрләрдә язылачак, диде баш мөхәррир.

news_right_1
news_right_2
news_bot