Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәмзия Галимова: Сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр
Быел апрельдә IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы була. Әлеге форумга әзерлек уңаеннан медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәл узды. Анда катнашкан «Идел-Идель» журналы баш мөхәррире Рәмзия Галимова татар контентын булдыру турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

– Журнал – ул төп нигез, аның кырында башка проектлар да эшлибез. Видеопроектларсыз, яңа тәкъдимнәрсез булмый. Яшьләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, соңгы арада җырлар яздыру белән шөгыльләнәбез. «Идел» журналисты һәм сонграйтер Зөләйха Камалова нейрочелтәрләр ярдәмендә җыр яздырырга тәкъдим иткән иде. Җыр язганда Ясалма фәһемне кулландык, аның ярдәмендә җырга көй, сүзләр яздык. Зөләйха күпләргә балачактан ук таныш булган «Бие-бие, Хәйбулла» такмагына икенче сулыш өреп карарга булды. Ясалма фәһем исә биетә торган көй язды. Ә Зөләйха татар фольклорчысы Нәкый Исәнбәтнең текстын бераз киңәйтеп, җырга сүзләр булдырды. Нәтиҗәдә, фольклор һәм заманчалык симбиозы туды. Әлеге җырга клип та төшердек.
Моннан тыш «Алло, Илһам» проектыбыз бар. Әлеге проект ярдәмендә, татар мирасын заманча форматлар кулланып популярлаштырырга тырышабыз.
Тик сыйфатлы татар контентын булдыру һәм тарату бик авыр. Безнең видеолар, күп дигәндә, 1000-1500 карау җыя. Шундый күп көч куеп, иҗатыбыз шулай аз карау җыю кәефне төшерә... – дип сөйләде Рәмзия Галимова.
Медиа юнәлеш буенча түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Айзилә Абдрахманова язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз