news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмзия Галимова: «Идел» журналы өлкәннәр өчен кызыклы булырга тиеш түгел

Әгәр журнал өлкән яшьтәгеләргә ошый икән, димәк, без дөрес юлдан бармыйбыз дигән сүз була, диде «Идел» журналы баш мөхәррире.

Рәмзия Галимова: «Идел» журналы өлкәннәр өчен кызыклы булырга тиеш түгел
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова «Идел» журналы өлкәннәргә кызык булырга тиеш түгел, диде.

«Журнал чыккач, өлкән буын язучылар, әдәбият белгечләре белән сөйләшүләр булды. 50 яшьләрдәге бер ханым журнал бик кызык булмаган икән, диде. «Идел» журналы өлкәннәргә кызык булырга тиеш түгел. Ул – яшьләр журналы. Әгәр журнал өлкән яшьтәгеләргә ошый икән, димәк, без дөрес юлдан бармыйбыз дигән сүз була. Бу, баш редактор буларак, минем хата булачак. Беренче чиратта, әлеге журнал яшьләр өчен кызыклы булырга тиеш», – диде ул туры эфир барышында.

Журнал әдәби форматтан китте, дигән фикерләр дә әйтүчеләр булган. Баш мөхәррир аңлатма бирде.

«Журнал әдәби форматтан китте дигән сүзләрне бик аңлап бетермәдем. Бездә әдәбият битләре ничек булган, шулай ук калды. Чөнки «Идел» журналы - ул яшь язучыларны таныту мәйданы. Яңа санда «Яңа исем» иҗат лабораториясенә күп урын бирдек. Бу сәхифә нәкъ безнең максатка туры килә: яшь язучыларны барлау, аларны күрсәтү һәм таныту.

Мин төрле фикерләргә дә әзер. Тискәре фикер булу да ул нормаль күренеш. Нинди генә фикер булса, алар барысы да миңа мөһим. Әлегә экспериментлар форматында эшләп карыйбыз. Көзгә таба, өлкәннәрнең һәм яшьләрнең фикерен ишетеп, уртак фикергә килербез дип ышанам», – диде баш мөхәррир.

Әдәби форматтан китмибез, хәтта әлеге форматны киңәйтәбез дә, дип өстәде баш мөхәррир.

«Алдагы саннарда танылган өлкән язучыларыбызны да күрсәтәчәкбез. Ләкин алар белән әңгәмәләрне, аларның язмаларын яңача форматта, яшьләр өчен кызыклы форматта биреп карыйсы килә», – диде ул.

Шулай ук «Идел» журналының баш мөхәррире итеп билгеләнгәч, әдәбият белгече булмагач эшләве авыр булыр инде дип әйтүчеләр дә булган. «Баш мөхәррир әдәбият белгече генә булырга тиеш дигән фикер белән килешмим. Баш мөхәррирдән башка да әдәбият белгечләре күп. Алар белән киңәшләшеп эшлибез», – диде Рәмзия Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100