news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмзия Галимова: Без рус телле, сыйфатлы эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр

Башкортстан Республикасы башкаласында «Ufa.Tatar» форумы узды. Чарада катнашкан «Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова яшьләрнең нинди артистларны тыңлавы турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Рәмзия Галимова: Без рус телле, сыйфатлы эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр
Фото: «Татар-информ»

Без күрәбез, бүгенге яшьләр арасында Салаватны тыңлаучылар күп түгел. Әйе, аны тыңлаучылар бар, ләкин аз. Без гомумән рус телле, сыйфатлы итеп эшләнгән контент белән көндәшлек итәргә мәҗбүр. Чөнки яшьләр: «Анда юмор да, тегесе-монысы», – дип әйтә. Безнең яшьләр шуны карый, һәм безнең эшчәнлек тә шуның белән катлаулы.

Бүгенге көндә эстрадада татар яшьләре арасында бердәнбер популяр артист ул Марат Яруллин. Әмма менә аның да соңгы арада концертларында өлкән буын күбәя. Бездә шундый проблема бар – яшь артистлар чыга, алар шундый яңа ташкын булып килеп керәләр, ләкин аннары өлкән буынга ярарга тырышып эшли башлыйлар да, үзләре дә сизмәстән, 45+, 50+ аудиториясенә эшли башлыйлар һәм шунда эреп бетәләр.

Башкортстан Республикасы башкаласында узган «Ufa.Tatar» форумында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100