news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйровның улы туган

Чечня башлыгының 12 баласы бар, аларның икесе - тәрбиягә алынган.

(Казан, 10 октябрь, "Татар-информ"). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның улы туды, дип хәбәр иткән республика парламенты рәисе Мөхәммәд Даудов Instagramда. Бу хакта РИА "Новости" яза.

Даудов Кадыйровны һәм аның гаиләсен уллары туу белән котлаган һәм яңа туган сабыйның абый һәм апалары кебек нәселне дәвам итүче лаеклыбала булуын теләгән. Малайга Абдуллах дип исем кушканнар.

"Бүген Чечня Республикасы башлагы Рамзан Кадыйров йортына зур шатлык килде - Ходай Тәгалә рәхмәте белән аның улы Абдуллах - бөек Кадыройвлар нәселен тагын бер дәвам итүче туды", - дип язган Даудов.

Рамзан Кадыйровның 12 баласы бар, аларның икесе - тәрбиягә алынган.

Чечня парламенты спикерының үзенең дә дүшәмбе көнне улы туган, ул гаиләдә унынчы бала. Аңа Усман дип исем кушканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100