news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамзан Кадыйровның олы кызы кияүгә чыккан

Яшьләр туйга кадәр ике атна алдан гына таныша.

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”). Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйровның олы кызы Айшат кияүгә чыккан, дип яза “Известия” Tatler журналына сылтама ясап. Кәләшкә 18 яшь булса, кияүгә – 19 яшь.

Басма язганча, кызның гомерлек яры итеп "әтисенең мәрхүм булган дустының, сыйныфташының улы, һәм, гомумән, шәп егет!" сайланган. Яшьләр туйга кадәр ике атна алдан гына таныша.

Хәзер яшь гаилә Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров резиденциясеннән ерак урнашмаган үз йортлары белән яши, дип хәбәр итә “Звезда” телеканалы.

Айшат Кадыйрова — Firdaws мода йортының дизайнеры һәм башлыгы. Аның мөселман хатын-кызлар киеме коллекциясе агымдагы елның язында башта Грозный шәһәрендә тәкъдим ителсә , ә аннары Mercedes-Benz Fashion Week Russia мода атналыгында Мәскәүдә күрсәтелде.

Бу коллекциягә шифон, бәрхет, ефәктән торган, шулай ук француз челтәре һәм ярымкыйммәтле ташлар белән бизәлгән 30 күлмәк керә. Айшат сүзләренә караганда, аның мода йорты киеме мөселман хатын-кызын чагылдыра һәм дөньякүләм тенденцияләргә туры килә. Firdaws Мода йортына Чечня башлыгының хатыны 2009 елда нигез сала. Ә 2016 елдан җитәкчелек Кадыйров кызына күчә.

Барлыгы Рамзан Кадыйровның 12 баласы бар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot