news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйровның аргамагы Казандагы ат чабышында беренче булып килде

Пафос кушаматлы ат Казан Кремле Кубогын отты.

Рамзан Кадыйровның аргамагы Казандагы ат чабышында беренче булып килде
Рамиль Гали

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”, Ксения Перепеченова). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның Пафос кушаматлы аты Сабан туе хөрмәтенә Казан ипподромында оештырылган ат чабышында беренче килде. Ул Россиядән җыелган тугыз көндәшен узып алдынгы булды. 

Халыкара класслы мастер-жокей Мырзабек Каппушев иярләгән туры айгыр, 2 чакрым аралыкта иң яхшы нәтиҗә күрсәтеп, Казан Кремле Кубогына ия булды. Кубокның приз фонды – 150 мең сум.

“Бу бик тә мантыйкый җиңү. Чөнки 2011 елдан башлап, һәр җәй саен Рамзан Кадыйровның атлары бездә тора. Безнең ипподромны яраталар һәм Казан ипподромы да шулай ук җавап бирә”, - диде Татарстанның Атчылык һәм ат спорты федерациясенең үсеш бүлеге җитәкчесе Флера Абдуллаева.

  • Сабан туе хөрмәтенә оештырылган ярышларда “Алтын аргамак” бүләгенә Мәскәү өлкәсеннән килгән аргамак ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100