news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйров Татарстанны “Россиянең ныклы таянычы һәм фундаменты” дип атады

Чечня башлыгы республика казанышларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тырышлыгын билгеләп үтте.

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров Татарстанны илнең “ныклы таянычы һәм фундаменты” булган төбәкләр сафында булуын һәм бу Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тырышлыгы булуын әйтте. Бу хакта ул социаль челтәрдә “ВКонтакте" дагы үз битендә язган.

“Аның икътисади сәясәттә зирәк һәм уйлап эшләве аркасында Татарстан уңышлы үсеш кичерә, барлык тармакларда югары темплар күрсәтелә”, - дигән Чечня Республикасы башлыгы. Һәм өстәп, коллегасы белән аралашу, “киңәшләшү, кыйммәтле тәҗрибә алу” күңелле булуын җиткергән.

Шулай ук Кадыйров Мәскәүдә 1 июньдә Миңнеханов белән булган очрашуны, анда яңалыклар белән уртаклашуларын һәм якындагы планнары хакында фикер алышуларын искә алган. Ул көнне Чечня Республикасы башлыгы да, Татарстан Президенты да Россия Президенты Владимир Путинның Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә керүче Абу-Даби принцы Мөхәммәд бен Зайд аль-Нахайян белән очрашуында катнашты.

Рамзан Кадыйров үз язмасын Татарстанга һәм аның халкына “яхшылык, тынычлык һәм иминлек” теләп төгәлләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100