news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамзан Кадыйров Хлопонин ябыгуының серен әйтми дип зарланып, соцчелтәрдә ролик урнаштырган

Алданрак Чечня башлыгы социаль челтәрдә Россия вице-премьеры белән ябыгу буенча ярышачагын игълан иткән иде.

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”). Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров Россия вице-премьеры Александр Хлопонин үзенең ябыгу серен ачмый дип зарланган. Ул бу хакта Instagram челтәрендә урнаштырган видеороликта әйткән.

Алданрак Чечня башлыгы социаль челтәрдә Россия вице-премьеры белән ябыгу буенча ярышачагын игълан иткән иде.

“Мин, гадәттәгечә, спорт белән шөгыльләнәм, ябыгырга тырышам. Безнең Александр Геннадьевич белән килешү бар, аны бозмаска тырышам. Күргәнегезчә, мин әллә ни уңышка ирешә алмыйм, ә Хлопонинның махсус программасы бар. Тик ул аны безгә нишләптер әйтми. Ул бөтен әйберне ашый һәм ябыга, ә мин аерым тукланам, шөгыльләнәм, әмма ябыга алмыйм”, – дигән республика башлыгы.

.

news_right_1
news_right_2
news_bot