news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйров Чечня хатын-кызы көне хөрмәтенә багышланган чарага хәрби киемнән килгән

Чечня башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы тантаналы чарага шлем, көбә кием киеп, кылыч һәм сөңге белән килгән.

  (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рамзан Кадыйров Чечня хатын-кызы көне хөрмәтенә кабул итүгә хәрби киемнән - шлем, көбә кием, кылыч һәм сөңге белән килгән. Грозныйда «Сафия» сараенда узган тантаналы чарада республиканың танылган хатын-кызлары, шулай ук җирле иҗат коллективларыннан берничә йөз кыз булган. Бу хакта "Известия" яза.

Чечня хатын-кызы көне республикада 2009 елдан бирле билгеләп үтелә. Ул Кавказ сугышы вакытында һәлак булган 46 чечня кызы истәлегенә багышлана һәм сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

"Чечня хатын-кызы күп фаҗигаләр күргән. Хәзер ул тормыш белән шатланырга, үз балалары, туганнары һәм якыннары куркыынычсызлыгы өчен кайгырырга тиеш түгел", - дип язган Кадыйров Instagramда үз битендә.

Рамзан Кадыйров Чечня хатын-кызларын котлады, тынычлык һәм "чәчәк ату" теләде. Кабул итү чарасындагы бөтен хатын-кызларга да чәчәк бәйләме тапшырылган. Чара бәйрәм салюты белән тәмамланган, дип хәбәр итә «Звезда» телеканалы.

Искәртеп үтик: узган якшәмбедә Чечня Республикасы башлыгын һәм Дәүләт Думасына сайлаулар узды. Чечня Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Рамзан Кадыйров республика башлыгы сайлауларында алда бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100