news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыйров Чечня башлыгы сайлауларында әлеге сәгатькә 97 процент тавыш җыйган

15% бюльлетень эшкәртелгән.

 (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Чечня башлыгы вазыйфаларын башкаручы Рамзан Кадыйров республика җитәкчесен сайлауларда 97,05% тавыш белән алда бара, бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматлары дәлилли. Әлеге сәгатькә 15,61% бюльлетень эшкәртлегән.

Рамзан Кадыйровтан тыш, Чечня башлыгы вазыйфасы өчен тагын өч кеше көрәшкән: Үсеш партиясе вәкиле, Чечнядагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле Идрис Госманов, "Гадел Россия" партиясенең региональ бүлекчәсе лидеры Солтан Денилханов һәм коммунистлар вәкиле, республиканың җәмәгатьчелек палатасы җитәкчесе Гаирсолт Батаев.

Кадыйров көндәшләренә бирелгән тавышлар саны әлегә 2%тан артмый: Госманов — 1,47%, Батаев — 0,87%, Денилханов — 0,54%.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100