Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамзан Кадыровның улы «Чечен Республикасын яклаучы» медале белән бүләкләнде
Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улы, республиканың Иминлек советы секретаре Адам Кадыровның «Чечен Республикасын яклаучы» медале белән бүләкләнүе турында хәбәр итте.
Тантана көч бүлекчәләре арасында утлы коралдан тактик ату буенча икенче ачык чемпионат кысаларында узды.
«Минем йөкләмә буенча чемпионатта җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында Чечен Республикасы башлыгы ярдәмчесе, Чечен Республикасы Иминлек советы секретаре, Владимир Владимирович Путин исемендәге Россия спецназ университеты кураторы Адам Кадыров да катнашты. Үз чиратында, Адам Кадыров Чечен Республикасы буенча эчке эшләр министры Аслан Ирасханов кулыннан «Чечен Республикасын яклаучы» медален алды», – дип язган Рамзан Кадыров Телеграм-каналында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз