Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамзан Кадыровның кызы Айшат Татарстанга Чечня күргәзмәсен ачарга килергә мөмкин
«Эрмитаж - Казан» үзәге бер айга – 12 майдан 13 июньгә кадәр үз залларында Чечня Республикасы музее экспонатларын урнаштырачак. Әлеге тупланманың әсәрләре беренче тапкыр туган төбәгеннән читтә булачак һәм аларны беренче булып нәкъ менә Татарстан кабул итәчәк. «Эрмитаж-Казан» үзәгенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.
Шул ук вакытта Чечня Республикасы музеен тәкъдим итүдә Чечня башлыгы Рамзан Кадыровның кызы – Чечня Республикасы мәдәният министры Айшат Кадырова да катнашырга мөмкин.
«XIX – XXI гасыр Чечня Республикасы сәнгате» күргәзмәсе Татарстан Республикасында Чечня мәдәнияте көннәренең бер чарасы буларак планлаштырылган. Биредә йөздән артык әсәр – төрле буын рәссамнарының XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башында иҗат ителгән академизмнан алып авангардка кадәр булган рәсемнәрне, XIX-XX гасырларга караган декоратив – гамәли сәнгать предметларын күреп булачак.
Шулай ук күргәзмәдә ир-атлар һәм хатын-кызларның традицион киемнәрен, салкын һәм утлы корал, зәркән бизәнү әйберләре, керамика һәм бакыр савыт-саба, музыка кораллары да урнаштырылачак. Танылган истанглар – милли орнаментлы, төсле аппликация техникасында эшләнгән традицион чечен киез келәмнәре дә тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәне ачу 12 майда 15 сәгатьтә планлаштырылган. 13 майда, Казан Кремленең Присутственные места бинасында шулай ук 15 сәгатьтә Чечня Республикасы музее генераль директоры Залина Мамаева, Чечня Республикасы музееның сынлы сәнгать бүлеге мөдире Милана Хадчукаева, Чечня Республикасы музееның күргәзмә проектлары кураторы Мария Филатова катнашында Чечня Республикасы музеен тәкъдим итү булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз