news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамзан Кадыров Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм итүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Рамзан Кадыров Түбән Камага пилотсыз очкычлар һөҗүм итүгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Фото: chechnya.gov.ru

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Түбән Камага Украина Кораллы көчләренең массакүләм һөҗүменә бәйле рәвештә Татарстанның кайгысын уртаклашты.

Искәртеп үтәбез, соңгы мәгълүматлар буенча 75 кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. 13 кеше (шуларның берсе – бала) һәлак булган. Теракт турында җинаять эше кузгатылды. 10 август Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.

«Тугандаш Татарстаннан килгән фаҗигале хәбәрне тирән тетрәнү белән кабул иттем. Пилотсыз очкычларның Түбән Камага массакүләм һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык һәлак булган, күпләре тән җәрәхәтләре алган. Бүген республика бу коточкыч фаҗигадә гомере өзелгәннәрне уйлап кайгыра. Бу авыр сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының, барлык тугандаш татар халкының кайгысын уртаклашам. Чечен Республикасы ихлас күңелдән сезнең кайгыгызны уртаклаша», – дип язган Чечня башлыгы социаль челтәрләрдә.

Рамзан Кадыров шулай ук Татарстан белән Чечня Республикасын күпьеллык туганлык мөнәсәбәтләре бәйләвен һәм әлеге фаҗиганең уртак бәла буларак кабул ителүен билгеләп үтте. Ул шулай ук зыян күргән һәр гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтеләчәгенә ышаныч белдерде.

«Бөтен чечен халкы һәм шәхсән үз исемемнән барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын телим. Аллаһы Тәгаләдән һәлак булганнарга рәхим-шәфкать күрсәтүен, ә аларның туганнары һәм якыннарына бу авыр сынауны җиңү өчен сабырлык һәм көч бирүен сорыйм», - дигән Рамзан Кадыйров.

news_right_1
news_right_2
news_bot