Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамзан Кадыров Рөстәм Миңнехановны Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады
Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыров Telegram-каналында ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны һәм барлык татарстанлыларны Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне белән тәбрик итте.
«Бүген Татарстанда берьюлы ике мөһим вакыйга – Республика көне һәм Шәһәр көне билгеләп үтелә. Бу - бердәмлекне, иҗатны һәм халыкның яңа үрләргә омтылышын гәүдәләндерә торган үзенчәлекле даталар», - дип искәртте Чечня җитәкчесе.
«Кадерле ТУГАНЫМНЫ, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановны, шулай ук бөтен тугандаш татар халкын әлеге истәлекле бәйрәмнәр белән чын күңелдән котлыйм!» – дип билгеләп үтте ул.
Кадыров искәрткәнчә, Татарстан хаклы рәвештә Россия Федерациясенең иң уңышлы төбәкләреннән берсе санала. Республика тормышның барлык өлкәләрендә дә ышанычлы үсеш күрсәтә, социаль-икътисади потенциалны ныгыта, Россия үсеше һәм оборона сәләтенә саллы өлеш кертә. Аның сүзләренчә, «бу казанышлар - чын профессионал һәм үз халкының тугры җитәкчесе, кадерле ТУГАНЫ Рөстәм Нургалиевичның акыллы һәм алдан күрүчән җитәкчелек итүе нәтиҗәсе».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз