news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамзан Кадыров россиялеләрне Европада Яңа ел каршылаудан баш тартырга өндәде

Элек таратылган хәбәр буенча, Европа илләренә теракт яный, алар Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырылган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров АКШ Дәүләт департаментының Европа территориясендә терактлар әзерләнү турындагы хәбәреннән соң үзенең Телеграм-каналында россиялеләрне Яңа ел бәйрәмнәрендә Европага сәфәр кылудан баш тартырга чакырды.

Элек таратылган хәбәр буенча, Европа илләренә теракт яный, алар Яңа ел бәйрәмнәренә планлаштырылган. Америка ведомствосы мәгълүматлары буенча террористлар шартлаткыч матдәләр, корал һәм автомобильләр кулланырга мөмкин.

Чечня башлыгы Яңа елны үз илебездә каршы алырга өндәде. Кадыров сүзләренчә, Төньяк Кавказ, Байкал, Карелия, Алтай, Сочи һ.б. матур урыннар күп.

Рамзан Кадыров россиялеләрне Чечняга һәм эчке туризмны үстерергә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot