news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыров кораллы фетнә белән бәйле хәлне аркага пычак кадау дип атады

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров кораллы фетнә белән бәйле хәлне хыянәт һәм аркага пычак кадау дип атады. Ул хәрбиләрне провокацияләргә бирешмәскә һәм дәүләт иминлегенең һәрвакыт беренче урында калуын истә тотарга чакырды.

«Барлык хәлләр – аркага пычак кадау һәм чын хәрби фетнә! Мин бер тапкыр гына кисәтмәдем: сугыш ул тылда шәхси үпкәләрне белдерү һәм бәхәсләрне хәл итү урыны түгел. Тыл һәрвакыт тыныч һәм ышанычлы булырга тиеш. Күз алдына китерегез: хәзерге вакытта окоплардагы, алдында дошман, ә тылда авантюра булган егетләр нәрсә хис итә», – дип язган Чечня башлыгы Телеграмдагы каналында.

Ул белдергәнчә, мондый гамәлләр, тарих күрсәткәнчә, канлы нәтиҗәләргә китерә.

«Бездә Югары Главнокомандующий бар, аны халык сайланган, ул бөтен ситуацияне теләсә кайсы стратегтан һәм бигрәк тә эшмәкәрдән яхшырак, бөтен ваклыклары белән белә, „җирдә“ге командирларга үзе шалтырата һәм махсус хәрби операция үткәрүне тулысынча контрольдә тота. Югары Главнокомандующийның карарлары да уйлап, җентекләп кабул ителә», – дип билгеләп үтте Рамзан Кадыйров.

Ул Президентның моны «хәрби фетнә» дип атавы белән килешүен һәм дәүләт башлыгына ярдәм белдерде.

«Ватаныбызның көрәшче-патриотларына мөрәҗәгать итәм. Провокациягә бирелмәгез. Сезгә нинди генә вәгъдәләр бирсәләр дә – дәүләт иминлеге һәм Россия җәмгыятенең бердәмлеге мондый вакытта барысыннан да өстенрәк! Бу хәлне көнбатыштагы дошманнарыбыз ничек куллануын карагыз. Җибәрелгән күпме хәбәр, күпме ялган, күпме алдау чакырулары, алар гражданнарыбызны куркыта, тотрыксызландыра торган шартлар барлыкка килү куркынычы тудыра», – диде Рамзан Кадыйров.

Ул өстәп әйткәнчә, «Чечен Республикасы буенча Саклану министрлыгы һәм Росгвардия хәрбиләре киеренкелек зоналарына инде юлга чыккан».

«Без Россиянең бердәмлеген саклап калу һәм аның дәүләтчелеген яклау өчен барысын да эшләячәкбез! Фетнә бетерелергә тиеш, һәм моның өчен катгый чаралар күрергә кирәк булса, без әзер!» – дип нәтиҗә ясады төбәк җитәкчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100