news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамзан Кадыров: Европа судының хиҗапларга бәйле карары – диннәргә сугыш игълан итү

Чечня башлыгы башка диннәрнең вәкилләре дә Европа судының әлеге карарына шундый ук мөнәсәбәт белдерер дип өметләнә.

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Европа судының эш бирүчеләргә эш урынында дини кием-салым һәм символика, шул исәптәп хиҗапларны тыю мөмкинлеген күздә тоткан карарын «диннәрне мәсхәрә итү» дип атады. Аның фикеренчә, биредә сүз диннәргә игълан ителгән яшерен сугыш турында бара.
 
«Моннан берничә көн элек Европа юстиция суды эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләренә хиҗап һәм башка дини киемнәр киюне тыярга рөхсәт итә торган хурлыклы карар кабул итте. Биредә сүз чынлыкта диннәргә игълан ителгән яшерен сугыш турында бара. Дин иреген чикләү яшьләрне акрынлап диннән биздерәчәк. Мин Европа мөселманнарының үз дини хокукларын тыю омтылышларына «Юк!» дип җавап бирәчәкләренә ышанам!» – дип язган Рамзан Кадыров Instagramдагы үз сәхифәсендә.
 
Чечня башлыгы башка диннәрнең вәкилләре дә Европа судының әлеге карарына шундый ук мөнәсәбәт белдерер дип өметләнә.
 
«Фашистлар Германиясендә геноцидның милли төсмер буенча оештырылуын искә төшерегез. Әгәр дәшмисез икән, бу хәлнең дини билге буенча кабатланачагына бернинди гарантия дә юк», – дип сүзен йомгаклады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100