Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рәмис Якупов: Хәләл продукциядә сертификацияләгән орган турында белешмәне дә карасыннар
Хәләл сертификациясе буенча «Хәләл күзәтчелеге үзәге» органы генераль директоры Рәмис Якупов кулланучыларга хәләл продуктны тикшереп алу буенча киңәшләр бирде. «Кулланучыларга киңәш итәм: хәләл тамгасы күрәләр икән, сертификацияләгән берәр орган аббревиатурасы бармы – шуны да карасыннар», – диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Сайтка кереп белешергә кирәк: я язарга, я шалтыратырга. Компания сертификацияләнгәнме дип сорап, бездән раслау алучы таләпчән кулланучылар күп. Кызганыч, хәләл индустриядә сертификация буенча намуссыз органнар пәйда булды. Алар үзләрен хәләл продукция җитештерүче орган буларак күрсәтә, ә шалтыратып карыйбыз – күп очракта алар белән элемтәгә чыга алмыйбыз, алар вәкаләтләрен раслый алмыйлар, гади сорауларга да җавап бирә алмыйлар, нәрсә сораганны да аңламыйлар», – ди Рәмис Якупов.
Аның сүзләренчә, хәләл продукция сатучыдан да бу продуктка хәләл сертификатын сорарга була. «Алдан әзерләнгән сатучыларда хәләл сертификатлары чыгарылган килеш ята. Сатучыларга да без шундый сорауларга әзер булырга кушабыз», – диде белгеч.
«Элек кибеттә хәләл маркировкалы продукт очратырга кыен иде. Хәзер зур гипермаркетларда хәләл дип язылган зур күсәткечле киштәләр бар. Ит продукциясе икән, без аның хәләл булмаган продукциядән читтә, аерым урында тезелгәнлеген карыйбыз. Без күп конфессияле дәүләттә яшибез, хәләл куллану мөселманнарга гына кагылмый, православлар да, башкалар да, диненә карамастан, хәләлгә ышанып карый. Хәләл тикшерелгән, кулланышка рөхсәт ителгән дин сүз бит», – дип басым ясап әйтте Рәмис Якупов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз