news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмис Сафин: Вакытында «Татар-информ» агентлыгын булдырып, бик дөрес эшләгәннәр

Рәмис Сафин: Вакытында «Татар-информ» агентлыгын булдырып, бик дөрес эшләгәннәр
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәренең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафин 35 ел элек «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы эшчәнлеген оештыруның әһәмиятен әйтте.

«Җитәкче урыннарда эшләүчеләр вакытында шушы агентлыкны булдырып, бик дөрес эшләгәннәр. Ул вакытта җитәкчелекнең татарлар өчен эшләгән иң уңышлы проектларының берсе дип әйтер идем. Без бүген мәгълүматка мохтаҗ, вакытында оператив килеп җитүе белән кызыклы ул. Соңарган, искергән материалларны бирмиләр, көне- сәгате белән килеп җитә дияр идем. Рәхмәт, иҗат уңышлары хәбәрчеләргә!» – диде Рәмис Сафин.

Ул «Татар-информ» агентлыгы журналистларына мактау сүзләре дә җиткерде. «Молодцы алар, көн-төн дими, яхшымы ул, начармы, төнге 1 дә синнән шалтыратып, мәгълүмат сорарга мөмкиннәр. Журналист булмасам, аңламас идем, ләкин мин аларны үзем дә журналист буларак бик яхшы аңлыйм. Гади кеше аңламас иде, бәлки. Дөрес эшлиләр, мәгълүмат табу кирәк булганда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эзләп табарга кирәк», – дигән фикердә Рәмис Сафин.

Ул, иң элек, эшкә килгәч, беренче эш итеп, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татар-информ» сайтына кергәнен әйтте. «Казандагы, Татарстандагы хәлләрдән бигрәк, безне, читтә яшәүче татарларны, төбәкләрдәге татарлар тормышы кызыксындыра. Өлкәләрдә кайда, нинди эш бара икән – шуны күбрәк укыйсым килә, нәрсәнедер өлге итеп алырга була. Һәрвакытта карап барам, өлкәдә чыгучы «Өмет» газетасы да «Татар-информ»нан хәбәрләрне күп биреп бара», – диде.

Рәмис Сафин төбәкләрдәге тормышны тагын да күбрәк яктыртуны теләде. «ТНВ дан сез шуның белән аерылып торасыз: вакытында тиз, оператив биреп барасыз. «Татарлар» тапшыруында соңгы елларда күбрәк Казан, Татарстан яңалыкларын бирә башладылар. Без аларны башка тапшырулардан да күрәбез бит, безгә төбәкләрдәге тормыш кызыклы. Менә сез нәкъ менә төбәкләрдәге вакыйгалар турында күп бирәсез. Рәхмәт, киләчәктә дә аралашып яшәргә насыйп булсын!» – дигән теләктә калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot