news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Сафин Рөстәм Миңнехановтан мәктәпләр өчен татар мохитен чагылдырган рәсемнәр сорады

Рәмис Сафин Рөстәм Миңнехановтан мәктәпләр өчен татар мохитен чагылдырган рәсемнәр сорады
Лотфулла Фәттаховның "Сабантуй" картинасы

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан чит төбәкләрдәге татар мәктәпләре өчен татар рәссамнары ясаган картиналарның күчермәләрен сорады.

«Журналист эше буенча мин авылларда йөрим. Татар мәктәпләрендә татар мохитен чагылдырган рәсемнәр юк. Диварларда чиркәүле рәсемнәр эленеп тора. Диварларга кую һәм дәресләрдә куллану өчен татар рәссамнары ясаган картиналарның күчермәләре кирәк иде», - диде Рәмис Сафин татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында.

Милли-мәдәни автономиясе рәисе Лотфулла Фәттахов, Харис Якуповларның «Игеннәр өлгерде», «Сабантуй», «Татар туе», «Кунакка барганда» кебек эшләрен төбәкләргә тарату мөмкинлеген табарга сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100