news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмис Сафин: Татарлар үрчесен дип, Конгресс «Камасутра» китабы таратып йөри алмый

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 38,5 меңгә яки 25,7 процентка кимеде.

Рәмис Сафин: Татарлар үрчесен дип, Конгресс «Камасутра» китабы таратып йөри алмый
Рамил Гали

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмис Сафин Ульяновск өлкәсендә җанисәп алдыннан Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә бәя бирде.

«Әлбәттә, Конгресс эшләде. Язучылар да, артистлар да Ульяновск өлкәсенә килде. Без авыллар буйлап та йөрдек, газетага мөрәҗәгатьләр дә биреп карадык. Конгресс, йорттан йортка йөреп, үрчегез дип үгетләп яисә «Камасутра» китабы таратып йөри алмый. Закон кысаларында ул үз эшчәнлеген бик яхшы алып барды», - диде Рәмис Сафин Милли шураның бюро утырышында.

 

Фото: © Расих Фәсхетдинов

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Ульяновск өлкәсендә татарлар саны 2010 ел белән чагыштырганда 38,5 меңгә яки 25,7 процентка кимеде. Рәмис Сафин бу саннарның дөрес булуына шиге барын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot