news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Журналистның шәхси батырлыгы, үз инициативасы булуы кирәк

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире татар сайтларында журналист тикшерүе бик сирәк булуын билгеләп узды.

Рәмис Латыйпов: Журналистның шәхси батырлыгы, үз инициативасы булуы кирәк
Салават Камалетдинов

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов журналистларның шәхси батырлыгы, үз инициативасы булуы кирәклеген ассызыклады.

«Журналистларда тәнкыйди караш җитми. Позитив фикерләү зонасыннан чыгып китә алмыйлар. Журналистлардан да инициатива, шәхси батырлык кирәк. Журналистның шәхси батырлыгы юк икән, «әйдә әле, тәнкыйтьлә» дип, редактор гына мәҗбүр итә алмый. Дөньяның каралыгын күрсәтеп, начар әйбер язу турында гына сүз бармый», – диде Рәмис Латыйпов.

Ул, шулай ук, татар сайтларында журналист тикшерүе бик сирәк булуын билгеләп узды. «Эксклюзивлар юк бездә. Эксклюзивлар булса, татар сайтларын укырлар иде, абруе да күтәрелер иде», - диде.

Рәмис Латыйпов фикеренчә, татар журналистикасының дәрәҗәсен күтәрү өчен, мөмкин булганның барысын да эшләп карарга кирәк. «Кайчандыр интернетта «Интертат» эшен башлап җибәргәннәр, бүген бу эш бөтен журналистлар өчен нәтиҗәләрен күрсәтә. Трендларны вакытында белеп, барысын да эшләп карарга кирәк»,– дип белдерде.

Журналистиканың абруен арттыруда хезмәт хакы да зур роль уйнаганын билгеләп үтте. «Кешеләр килә безгә һәм китеп баралар. Егетләр китерергә уйласак, шул хакта уйларга кирәк. Журналистика – иҗади профессия, теләсә кем эшли алмый, шул кешеләрне дә тотып калырга тырышырга кирәк, чөнки алар сирәк килә», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100