news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Журналистларга киң караш җитми

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире журналистларны чит илләргә җибәрү кирәк, дип саный.

Рәмис Латыйпов: Журналистларга киң караш җитми
Салават Камалетдинов

«Интертат» сайты һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире фикеренчә, журналистларга дөньяда кайнау, киң караш җитми.

Бу хакта ул ТР Журналистлар берлегендә «Интернетта татар матбугаты: беренче татар электрон газетасы «Интертат»ка 20 ел» түгәрәк өстәл утырышында әйтте.

«Үз эчебездә генә кайнап ятмас өчен һәм журналистиканың абруен күтәрү өчен, журналистларны чит илләргә җибәрәсе иде. Бу хакта Әсгать Әхмәтович (Сәфәров – Т.И. искәрмәсе) белән очрашуда да әйттем. Һичьюгы, Үзбәкстан, Казахстан.... бәлки, Башкортстан», - ди Рәмис Латыйпов.

«Элек бит журналист, әдип, язучыларның биографияләрен карасак, төрле чит илләрдә эшләгәннәр. Ә хәзер журфакны бетереп килгән журналистларның дөньяны күзаллавы да икенче. Баш мөхәррирләр генә түгел, журналистларны җибәрергә кирәк», - диде «Интертат» баш мөхәррире.

Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа гасыр» телерадикомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та фикерне куәтләп: «Казахлар көчле эшли, милли журналистиканы күтәрләр. Барырга кирәк», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100