news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Юмор авыр вакытларда кешене коткара

Рәмис Латыйпов: Юмор авыр вакытларда кешене коткара
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов юморның бүгенге көндәге роле турында фикерләрен әйтте. Бу хакта ул «Татарча мем» бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Юмор авыр вакытларда кешене коткара. Хәзерге заманда юмор кешегә күңелен ачарга мөмкинлек бирә торган бер чара. Юморны аңлый торган кешеләр белән эшләү дә, аралашу да рәхәт. Карантин вакытын искә төшерсәк, моннан да начар була алмый, үзебезне бик авыр чорда яшибез дип уйлаган идек. Шул чорда күңелне күрә торган кешеләр, юмористлар барлыкка килде. Алар өйдә утырып юмор төшерделәр. Шәрәпҗан, мәсәлән, шул вакытта барлыкка килде, популярлык казанды һәм бер юаныч булды. Хәзер дә кешеләр кабынып китәргә тора, шушы вакытта үзебездә шаярырга көч тапсак иде. Билгеле, кешенең кайгысыннан көлү турында сүз бармый», – дип сөйләде ул.

Ул татарның юморы үзенчәлекле булуын ассызыклады. «Анда сүз уйнату икенче формада бара. Татарча мемнар да бар, әмма татарга кагылышлы рус телле юмор күбрәк. Татар телле юмор күбрәк булса, кызыграк булыр иде дип уйлыйм», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100