news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов Якутиядә «Җиде сүз» тапшыруында «Татмедиа» эшчәнлеге турында сөйләде

«Татмедиа» 98 газета, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиостанция, 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала», - дигән ул.

Рәмис Латыйпов Якутиядә «Җиде сүз» тапшыруында «Татмедиа» эшчәнлеге турында сөйләде
"Саха Сирэ"

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты мөхәррире Рәмис Латыйпов Якутиянең «Сахамедиа» мәгълүмати-нәшрият холдингы Ютуб каналында чыга торган «Җиде сүз» («Сэмсэ санаа») тапшыруында «Татмедиа» һәм «Татар-информ» редакциясе эшчәнлеге белән таныштырган. Тапшыру каналга элеп куелды. Әңгәмәне «Саха Сирэ» (Саха җире) газетасы баш мөхәррире, политолог Чокур Гаврилов алып бара.

«Татмедиа» АҖ дәүләт һәм муниципаль район газета-журналларын, радио һәм телевидениене берләштерә. Гомумән алганда, «Татмедиа» 98 газета, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиостанция, 81 сайт һәм «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын үз эченә ала», - дип сөйли Рәмис Латыйпов.

Хәзерге вакытта «Интертат» электрон газетасы Татарстанда татар телендә чыга торган иң популяр сайтларның берсе. Ул бары тик татар телендә генә чыга. «Узган ел уникаль кулланучылар саны 1 млн 120 меңнән арткан иде. Чагыштыру өчен: 10 ел элек 17 мең булган. Гомуми карау - 29 миллион тирәсе. «Татар-информ» сайтын даими рәвештә 318 мең кеше карый. Көн саен, уртача, анда 12 меңнән 17 меңгә кадәр кеше керә», - дип билгеләп үтә ул.

«Аерым мәкаләләрне рус теленә тәрҗемә итәбез. Бездә мәкаләләр, видео һәм фотосурәтләр урнаштырыла. Ютуб каналыбыз үсеш алган, 54 меңгә якын кеше карый. ВКонтактеда төркемебез үсеш алды, «Интертат»ның Тиктоктагы каналына 183 мең кеше язылган», - дигән мисаллар китерде ул.

Рәмис Латыйпов фикеренчә, халык язманы кызыксынып укысын өчен, ул уникаль, эксклюзив булырга тиеш. «Безнең төп максат - мәгълүматның эксклюзив булуы. Журналистларыбыз шундый мәгълүмат табарга тиеш. Кайбер кеше татарча текст укуга караганда, видео гына карый. Андый укучыларыбыз да бар. Шуңа күрә, видеороликларны да актив төшерәбез», - ди журналист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100