news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов: Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш

«Габдулла Тукай халык сөйләшкән телдә язган, шуңа күрә популяр булган. Кемдер әдәби тел дип уйлап, моннан ераклашкан», - диде ул.

Рәмис Латыйпов: Татар журналистлары халык телендә язарга тиеш
Зилә Мөбәрәкшина

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов татар журналистлары халык сөйләшкән телдә язарга тиеш дип саный.

«Тукай халык сөйләшкән телдә язган, шуңа күрә популяр булган. Кемдер әдәби тел дип уйлап, моннан ераклашкан. Күбебез әдәби телдә сөйләшәбез, халык телендә язсак иде», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды чыгышында.

Аның фикеренчә, журналистлар мәкалә язганда кешенең сөйләшү стилен сакларга тиеш. «Югары стиль дип уйлап яза башласак, бу халыкның читләшүенә китерәчәк. Кеше сөйләшкән гади телдә язарга тиешбез. Без сөйләшкән тел - урам теле түгел», - диде ул.

«Миллилек, татарлык югалырга тиеш түгел. Татар журналистлары бер-берсен үстерсен, телгә алсын иде. Без, татар журналистлары, матбугатны күтәрү өчен бергәләп тырышырга тиеш. Укучыларыбыз күбрәк булган саен без көчлерәк булабыз», - диде Рәмис Латыйпов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100