Татарга бөтен әйбер дә соңга калып керә. Социаль челтәрләр барлыкка килгәндә дә массакүләм рәвештә куллануга акрын килдек. Әлбәттә, кемдер алдан килә, уңышка ирешергә өлгерә. Билгеле, юмор үзгәреш кичерә. Әле кайчан гына, сәхнәгә чыгып, Зөлфәт Хәкимнең озын юморескаларын укыйлар иде. Бу жанрның үз осталары бар иде, мәсәлән, Хәлим Җәләй, Рәшит Сабиров. Кешеләр җыелса, анекдот сөйли башлыйлар иде. Хәзер бүтән юнәлеш – мемнар.
Ни өчен без бу бәйгегә теләктәшлек күрсәттек һәм хупладык? Мемнар татарда массакүләм булуга өлеш кертү өчен. Татарда мем юк түгел, әмма безнең максат моны тизрәк кертеп җибәрү, мөмкин кадәр күбрәк кешене катнаштыру иде.
Мемнарда текст бик кыска, бер җөмлә була. Күп түгел бит – мем ясаучылар шуны дөрес итеп язсын иде. Шул бер җөмләдә дә хәреф хаталары бар яки җөмлә дөрес төзелмәгән. Күргән әйбер тиз истә кала, мем популяр булып китсә, хатаны таратуга өлеш кертә. Кешеләрнең татарча эшләве хуплауга лаек, сүз дә юк.
Бизәлеш ягыннан мем ямьсез булырга тиеш түгел, ямьсез шрифтлар да булырга тиеш түгел дип уйлыйм. Татарда юмор бер тирәдә әйләнә: өчпочмак, Шүрәле, чәк-чәк һәм башкалар, монда юнәлешләр булуга игътибар иттем. Бик кызыклы эшләр бар иде. Рәхәтләнеп карадым, танышларга җибәрдем. Балалар, яшьләр дә бәяләде, диде ул.
«Татарча мем» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантасында яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.