news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмис Латыйпов Радик Сабиров турында: Берөзлексез бал корты шикелле эшләде

Рәмис Латыйпов Радик Сабиров турында: Берөзлексез бал корты шикелле эшләде
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, журналист, блогер Рәмис Латыйпов хушлашу мәрасимендә «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров белән танышу мизгелен искә алды.

«Мин аның белән университетта татар бүлеге ябылган вакытта таныштым. Ул бу уңайдан студентларны, укытучыларны җыеп, шуны саклап калырга тырышып, чаралар оештырган иде. Радик шул вакытта ук кыю, үз сүзен әйтә торган, татар халкын, милләтен, уку йортын саклар өчен үзенең эше, карьерасы белән корбан итәргә әзер иде. Кызганыч, докторлык диссертациясен якламыйча калды. Бәлки зур галим булып, шул юнәлештән китәр иде. Журналистиканы, матбугат юлын сайлады. Беркайчан бер кешегә дә кискен сүзләр белән тавышын күтәреп әйтмәде», – диде ул.

Аның әйтүенчә, Радик Сабиров алдына карап, берөзлексез бал корты шикелле эшләгән. «Шундый булып истә калды. Кешеләргә карата гел яхшы мөгамәләдә булды, матур итеп сөйләшә иде, әдәпле, шат күңелле кеше булды ул. Татар телен, әдәбиятын яратып әйткән сүзләре истә. Әмма үзен бер дә сакламады, көн-төн эштә булды. Кайчан карасаң да, кулында телефон иде. «Булсын, булсын» дип тырышып, йөгереп, үзен дә уйламыйча эшләп йөрде. Урыны җәннәттә булсын», – диде Рәмис Латыйпов.

news_right_1
news_right_2
news_bot