news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рәмис Латыйпов «Манзара» премиясендә «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңде

Рәмис Латыйпов «Манзара» премиясендә «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Манзара» спорт һәм музыка премиясендә ун номинациядә җиңүчеләрне бүләкләделәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, «Интертат» электрон газетасы баш мөхәррире Рәмис Латыйпов «Иң яхшы журналист» номинациясендә җиңү яулады.

Шулай ук, «Халыкара көрәш төрләре буенча иң яхшы федерация» номинациясендә ТР карате федерациясе бүләкләнде. «Көрәш төрләре буенча иң яхшы төбәк федерациясе» - ТР көрәш федерациясе, «Иң яхшы продюсер» - Рифат Фәттахов, «Иң яхшы артист» («Халык мәхәббәте» номинациясе) - Вадим Зудин, «Иң яхшы партнер» - «Ак барс» көрәш сарае, «Иң яхшы спортсмен» («Халык мәхәббәте» номинациясе) - Камилла Бикмуллина, «Иң яхшы контент-мейкер» - BEZ TV «Күңел», «Социаль челтәрләрдә иң яхшы яктыртучы» - Gong TV.

news_right_1
news_right_2
news_bot