news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар

Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Язучы һәм журналист Рәмис Латыйпов һәм Фирдүс Гыймалтдиновны Татарстан Язучылар берлегенә алдылар. Әлеге карар бүген Берлекнең идарә утырышында кабул ителде.

«Шәп егетләр! Егетләрнең икесендә дә талант та да, багаж да бар», – диде Татарстан язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла идарә карарын хуплап.

«Әдәбиятка килергә уйлаган кеше үзенә генә хас иҗат почеркын булдырырга тиеш. Үз стилен булдыра алмый икән, андый кешедән зур язучы чыкмаска мөмкин. Бу җәһәттән Рәмис Латыйпов бик аерылып тора», – диде Берлекнең Кабул итү комиссиясе рәисе Зиннур Мансуров идарә утырышында фикер алышу барышында.

Берлекнең Проза остаханәсе җитәкчесе Камил Кәримов Рәмис Латыйповның кыска форматлы әсәрләр язу осталыгына игътибарны юнәлтте. «Рәмиснең кыйбласы дөрес. Ул интернет киңлекләрендә эшли - анда язучылар иҗатын күрсәтү белән дә безгә зур файда китерә», – диде ул.

«Язучылар берлегенә керү процессын узган гасырның җитмешенче елларыннан бирле күзәтеп киләм. Төрле багаж белән киләләр иде – шагыйрьләр сберкнижка калынлыгындагы китап чыгарса да керә иде. Фирдүс Гыймалтдинов мәсьәләсендә килгәндә ул шәкертлек чорын сикереп үтеп, Язучылар берлегенә зур багаж белән килде – Татарстан китап нәшриятында ике китабы чыкты», – диде Зиннур Мансуров Фирдүс Гыймалтдинов иҗаты буенча фикер алышканда.

Вахит Имамов Фирдүс Гыймалтдиновның тарихи роман язган кеше булуын ассызыклады. Вакыйф Нуриев аның Ябык әдәби конкурста заманча әсәр белән җиңүен искәртте.

«Кайбер очракта әгъзаларны сыкранып та алабыз, бүген ул очраклар түгел», дип нәтиҗә ясады язучылар. Алар егетләрне Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булулары белән котлады.

«Язучылар берлеге эшчәнлеге безгә бик якын, без аны даими рәвештә яктыртып барабыз», – диде Рәмис Латыйпов. Язучыларга үз иҗатына игътибары өчен рәхмәтләрен җиткерде.

«Сезнең арада булу минем дөньяга карашны, укый торган әдәбиятны, мин яза торган әсәрләрдә дә чагылыш табадыр дип уйлыйм. Мин бик дулкынланам. Гадәти бер вакыйга түгел. Мин бу турында хыялланмаган да идем. Алла бирсә милләткә хәлемнән килгәнчә, булдыра алганча хезмәт итәргә вәгъдә бирәм. Шушы вәгъдәмне соңгы сулышыма кадәр үтәячәкмен», – диде Фирдүс Гыймалтдинов рәхмәт әйтеп.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100