Блогерлар алар – бизнесменнар, мин шулай дип кабул итәм. Алар эшмәкәр кебек үз эшләрен алып бара. Бу – шәхси эшегез, сезгә беркем дә «өстән» кушмый бит. Кемнеңдер блогы акча китерә, кемнеңдер китерми – һәркемнең үз эше. Кемдер принципиаль рәвештә аннан акча эшләргә теләми, тик блог алып бару аның эше. Блогерлар нидер эшләми, дип әйтү бик урынлы түгел, алар нәрсә эшлиселәре килә – шуны эшли. Татар телле нинди генә тематика булса да, миңа кадерле. Йоклау, ашау, эчү дә – билгеле бер аудитория өчен, ләкин мин карамыйм.
Ышаныч турында сүз булды. Аудитория безне ярата, дисез. Сезнең аудитория – сезгә лояль булган контингент. Без блогерлар турында нидер язабыз икән, еш кына «туйдырдылар инде», «ашау-эчүләрен генә күрсәтәләр» дип язалар.
Җәмгыятьтәге проблемалар, халык яшәеше турында блог алып баручылар миңа бик кадерле. Мәсәлән, Илдус Лотфуллин профессиональ блогын ике телдә алып бара. Айваз Садыйров җәмгыятьтәге, эстрададагы мәсьәләләрне күтәрә. Фәнзилә Җәүһәрова миңа кызыклы, рәхәтләнеп карыйм, әмма бу – сез дөрес эшләмисез дигән сүз түгел. Аудитория белән элемтәгезне файдалы максатларга юнәлтергә теләр идем, ди ул.
Җыенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Гөлүзә Ибраһимова язды.