news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамис Аймәтнең шигырьләр китабы чыкты

Рамис Аймәтнең шигырьләр китабы чыкты

(Казан, 11 апрель, “Татар-информ”, Дания Моисеева). “Мәгариф” нәшриятында Рәмис Аймәтнең “Айның аръягында” дигән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Анда шагыйрьнең лирик әсәрләре тупланган.

Әлеге басма дүрт бүлектән тора: “Тоткындагы ирек”, “Яратканга”, “Давыл тынлыгы” һәм “Мин әле тынмаган”. Биредә тупланган шигырьләр мәхәббәт-хыянәт, хыял-чынбарлык, галәм-күзәнәк, үлем-яшәү кебек мәңгелек төшенчәләрне яктырта. Шагыйрьнең фәлсәфи уйлары укучыга аның серле булган офыкларын да ачарга ярдәм итә.

Рәмис Аймәт Татарстан Язучылар берлегендә, Шәриф Камал музеенда эшләгән әдип. Бүгенге көндә ул Г.Тукай әдәби музеен җитәкли. Аның эшчәнлеге татар әдәбиятын пропагандалауга юнәлдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot