news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: Яңа Камал театры яны татар үзәге булсын дисәк,кече чаралардан башларга кирәк

Казанда традицион Шигырь бәйрәме Тукай һәйкәле янында үткәрелмәячәк. Ул быел яңа урында узачак – Камал театрының яңа бинасының Кабан күле буендагы мәйданына күчә. Шагыйрь Рәмис Аймәт Шигырь бәйрәмен уздыру урынын күчерүгә карата үз фикерләре белән уртаклашты.

Рәмис Аймәт: Яңа Камал театры яны татар үзәге булсын дисәк,кече чаралардан башларга кирәк
Фото: «Татар-информ»

«Хәтерләсәгез, 2021 елда әлеге мәсьәлә уңаеннан бәхәсләр булып алган иде. Нәтиҗәдә, җәмәгатьчелек фикере җиңеп чыгып, Шигърият бәйрәме үз урынына кайтарылган иде. Һәм, 4 елдан соң, кабат шушы ук хәл. Заманында Шигърият бәйрәме, опера театры янындагы Тукай һәйкәле янында узганнан соң, Камал театры каршындагы мәйданда «Туган тел» бәйрәме буларак, башкарак форматта, төнгә кадәр дәвам итә иде. Алар, ничектер, бер-берләрен тулыландыралар һәм баеталар кебек иде.

Театрның элеккеге директоры Шамил Закиров дөньядан китү белән, ул үткәрелми башлады. Бер яктан, әлеге бәйрәмне оештыручыларны аңларга да тырышам кебек. Аларның Камал театрының яңа бинасы мәйданын да җанландырасылары килә торгандыр. Ләкин мондый эшләр, гомер буе сакланып килгән традицияне бер көн эчендә җимереп ташлап кына эшләнми бит. Ашыкмыйк. Каш ясыйм дип, күз чыгаруыбыз бар.

Яңа Камал театры мәйданын татар үзәгенә әйләндерергә телибез икән, анда акрын-акрын кече форматтагы чаралар үткәрә башлап, халыкның игътибарын җәлеп итәргә, берничә ел аларны яңа урынга күнектерергә кирәк. Мондый чараларның нинди форматта һәм нинди эчтәлектә булырга тиешлекләрен дә ныклап уйлау мәслихәт. Соң уйлап карагыз: аның өчен хәтта зур чыгымнарга махсус сәхнәләр төзеп, ниндидер декорацияләр дә корып торасы юк. Иң төп декорация – Тукай һәйкәле үзе.

Язучылар берлегенең яңа сайланган беренче идарә утырышында бу хакта сүз булган икән, нишләп идарә әгъзалары үзләренең фикерләрен җиткермәгәннәрдер, шуңа аптырыйм. Язучылар берлеге дигән дәүләт оешмасы була торып, шундый мөһим мәсьәләләрне хәл итүне җәмәгатьчелек өстенә аударып калдыру? Гаҗә-ә-п!!!» – ди ул.

Татар зыялыларының Шигырь бәйрәмен уздыру урынын күчерүгә карата фикерләрен «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100