news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: Соңгы вакытта җыр текстлары язган юк, чөнки әйбәт композиторлар аз

Рәмис Аймәт: Соңгы вакытта җыр текстлары язган юк, чөнки әйбәт композиторлар аз
Абдул Фархан

Муса Җәлил музей-фатирында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Һәр шагыйрь – бер дәрья» дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Кичәдә шагыйрь Казан көллиятләреннән килгән шәкертләрнең сорауларына җавап бирде, шигырьләр укыды.

«Соңгы елларда җыр жанрында азрак эшлим, чөнки бездә милли, күңелгә үтеп керә торган әйбәт музыка язучы композиторларыбыз бик аз. Булганнары да аз иҗат итәләр.Теләсә кайсы шагыйрьнең китабыннан җыр өчен шигырьләр табып була. Ә әйбәт композиторларыбыз бармак белән генә санарлык», - диде ул кичәдә, сорауларга җавап биреп.

Аның әйтүенчә, ул җырчыларның махсус заказлары белән дә шигырьләр язган.

«Миңа Резедә Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Фәрит Хатыйпов, Илһам Байтирәк, Урал Рәшитов, Оскар Усманов, Зөфәр Хәйретдинов, Марат Мухин һ.б. композиторлар белән эшләргә туры килде. Эстрада җырлары белән беррәттән, романслар, камера әсәрләре дә иҗат итәм», - диде Рәмис Аймәт.

«Еш кына җыр текстын язу бик ансат дип уйлаучылар да бар. Мин алай димәс идем. Шигърият югарылыгындагы әйбәт җыр текстын иҗат итү ниндидер «шаккатризм»га корылган шигырьләр язуга караганда катлаулырак та әле. Җыр сүзләренең үз хикмәтләре бар аның». - Иң мөһиме шул: әгәр дә җыр текстын, көеннән аерып алып, ул мөстәкыйль рәвештә шигырь булып яши ала икән, димәк, анда шигърият бар, димәк, ул әйбәт җыр тексты», - диде шагыйрь.

Рәмис Аймәт Тукай музеенда, Язучылар берлегендә эшләгәндә бик күп тапкыр язучыларның иҗат кичәләрен үткәрергә, алар өчен сценарийлар язарга туры килгәнен әйтте.

«Юбилей кичәсендә сәхнәдә шагыйрьнең нинди шигырен укытырга икән дигәч, күбрәк аларның башлангыч чор иҗатына әйләнеп кайтасың. Башлангыч чорда бәлки шагыйрьнең тәҗрибәсезлеге дә бардыр. Ләкин шушы чордагы саф хис, ихласлык сеңгән шигырьләр – йөрәккә иң якын шигырьләр. Әлбәттә, тора-бара теоретик яктан тәҗрибәң арта. Шигърият серләренә ныграк төшенәсең. Ләкин беренче чорда язылган шигырьләр күпкә якын. Үзем дә башлангыч чорда иҗат ителгән шигырьләремне күбрәк яратам», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100