news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: Лена Шагыйрьҗан белән аралашуым иҗатыма зур тәэсир итте

Рәмис Аймәт: Лена Шагыйрьҗан белән аралашуым иҗатыма зур тәэсир итте
Абдул Фархан

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәт Татарстанның халык шагыйре, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗан белән аралашуы иҗатына тәэсир иткәнлеге турында сөйләде.

«Беренче шигырьләремне Лена апа Шагыйрьҗанга күрсәтә идем. Ул мине әле мактый, әле тәнкыйтьли иде. Мин кайчакларда аңа үпкәләп, сөйләшмичә дә йөри идем. Аннан соң тагын дуслаша идек. Аның белән аралашулар да иҗатыма тәэсир итми калмады. Ул шактый киң белемле иде. Татар, рус һәм чит ил классикларын яхшы белә иде», - диде Рәмис Аймәт Муса Җәлил музей-фатирында үткәрелгән 55 яшьлек юбилее уңаеннан «Һәр шагыйрь – бер дәрья» дип исемләнгән иҗат кичәсендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100