news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт КФУда студентлар белән очрашуда: Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!

Рәмис Аймәт КФУда студентлар белән очрашуда: Хыялларыгызны тормышка ашырыгыз!
Фото: КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар теле белеме кафедрасы укытучылары Халыкара туган телләр көненә багышлап, «Йөрәктән йөрәккә…» дип исемләнгән мәдәни чара оештырды. Чараның кунагы булып шагыйрь, җырлар авторы, Һади Такташ, Муса Җәлил, Хөсәен Байкара исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт килгән иде.

«Очрашу барышында туган телнең кеше тормышындагы урыны, иҗат итү процессы, шигърият, җыр текстлары язу осталыгы турында фикер алышу булды. Әңгәмә рәвешендә барган чарада Рәмис Аймәт үзенең тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашты, бирелгән сорауларга бәйләп, үзенең шигырьләрен укыды», - дип хәбәр ителә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайтында.

Чараны алып баручы Халисә Ширмән студентларга кунакның халык яратып укыган шигырь китаплары авторы; төрле елларда Шәриф Камал, Габдулла Тукай музейлары эшчәнлегенә яңа сулыш өргән, аларны яңартып җибәргән, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләгән талантлы оештыручы; татар халкының танылган шәхесләре белән бик кызыклы әңгәмәләр булдырган публицист-журналист; оста тәрҗемәче; җырлар авторы, үзе үк җырчы һәм шул ук вакытта аның гади, ихлас кеше булуын студентларга сөйләгән.

«Рәмис Аймәт үзе боларның барысын да бер җепкә тезеп, берләштереп торган төп һөнәре – шагыйрь икәнлеген әйтте. Рәмис Аймәт – татарның танылган эстрада йолдызлары Винера Ганиева, Айдар Галимов, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Зилә Сөнгатуллина, Эльмира Кәлимуллина, Резеда Шәрәфиева, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова һ.б. бик күпләр белән концертлар оештырган, алар арасында кайнаган шагыйрь; сәнгать кешеләренең күпчелек очракта гади, тормышчан, башкалар кебек үк яши, эшли һәм хыяллана ала торган кешеләр икәнлеген искәртте», - дип яза Халисә Ширмән.

Аның әйтүенчә, Рәмис Аймәт балачактан театр училищесына укырга керергә һәм артист булырга хыялланган.

«1992 елда Казан университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын филолог буларак тәмамласа да, язмыш аны барыбер шул балачак хыялы – сәхнә киңлегенә һәм журналист булу сукмагына алып чыга. Туган тел, аның әдәбияты серләрен ачкан остазларын да искә төшерде шагыйрь. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган беренче укытучысының, аннан соң атаклы галимнәр Нурмөхәммәт Хисамов, Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков, Фәһимә Хисамова, Гомәр Саттаров һ.б. укытучыларның дәресләре күңел түрендә саклануын сөйләде», - ди Халисә Ширмән.

Әлеге кичәдә Рәмис Аймәт күптән түгел дөнья күргән «Сүз иярә» сүз китабын тәкъдим иткән. Бу китапка төрле елларда күренекле шәхесләрдән алган интервью-әңгәмәләр тупланган. «Аларның һәрберсе – үзе бер гаҗәеп дөнья, әйткән сүзләре тарихта калыр», – диде Рәмис Аймәт. «Журналистика юнәлешендә укучы студентларга исә бу китап әңгәмә кору техникасын үзләштерү өчен дә кирәкле кулланма булып тора», - диде татар теле белеме кафедрасы доценты.

«Хыялланыгыз! Тик буш хыяллар булмасын, кайчакта, татар әйтмешли: «Булмас инде, булмагае!» - дип күңелегезне төшермәгез, хыялга алып бара торган максатларны төгәл билгеләп, әкрен генә шул максатларга ирешегез. Сезнең әле иң матур вакытыгыз – яшьлегегез! Гомер узган саен, яшьлектә кирәк дип санамаган әйберләрнең кирәк булуы ачыклана. Ялкауланмагыз, хыялларга ирешергә көч һәм вакыт табыгыз. Барысына да ирешергә мөмкинлек табыла ул», – диде Рәмис Аймәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100