news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт: Һади Такташ һәйкәле янында Шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертәсе иде

Рәмис Аймәт: Һади Такташ һәйкәле янында Шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертәсе иде
Рамил Гали

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, Муса Җәлил, Һади Такташ премияләре лауреаты Рәмис Аймәт Һади Такташ һәйкәле янында шигырь бәйрәмен торгызып җибәрергә кирәк дип саный. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында яза.

Ул һәйкәл янында фотога төшкән һәм фикерен җиткергән.

«Әлеге фотоны Казанда Такташка һәйкәл ачылу тантанасыннан соң Рамил Галиев төшергән иде. Кем әйтмешли, такташчарак кыяфәт чыгарып...

Һәйкәл Һади Такташ һәм Марсель Сәлимҗанов урамнары чатында урнаштырылган. Аның авторлары - скульпторлар Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Андрей Балашов һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Асия Миңнуллина. Архитектор - Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Герман Бакулин.

Казанда бөек шагыйрьгә һәйкәл бар, ләкин ул бер чатта ялгызы каңгырап тора кебек. Аның янына баручылар да әллә ни күренми, һәйкәл янында чаралар да үткәрелгәне юк. Югыйсә, без, Такташ премиясе лауреатлары гына да, бихисап. Заманында шагыйрьнең туган көнендә аның һәйкәле янында шигырь бәйрәме үткәрергә омтылып караган идек. Барып чыкмады. Кемне 1 гыйнвар көнне, яңа ел бәйрәмендә, өеннән тартып чыгарып булсын ди.

Такташ һәйкәле янынннан узып киткәндә һаман да күңелгә әнә шушы уйлар тынгылык бирми. Бөек шагыйрь янында Шигърият бәйрәмен үткәрүне традициягә кертәсе иде ич. Ләкин елның кайсы вакытында? Кайсы көнендә? Такташ тормышы-иҗатының нинди вакыйгасы белән бәйләп? Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?» - дигән Рәмис Аймәт.

«Бәлки, яшьләр көнендә җыелу матур буладыр Такташ янына. Такташ бит ул», «җәйнең эссе бер көнендә, чәчәкләр хуш ис бөркеп торганда нигә үткәрмәскә? Килгән кунаклар, туристлар, балалар рәхәтләнеп шигырь бәйрәмендә күңел ачар иде», - дип язган халык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100