Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Муллинны чик кую чарасын сайлау өчен Чаллы судына китерделәр
Фото: «Татар-информ», Дмитрий Шатров
Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинны Чаллы судына китерделәр. Суд залына ул елмаеп кергән.
«Мин Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә һәм гадел хөкемгә өметләнәм», — дигән ул.
Тикшерү комитеты аны сак астына алу турында үтенеч белән судка мөрәҗәгать иткән. Рамил Муллин дистәләгән миллион сумлык рекрут түләүләре белән бәйле мошенниклыкта гаепләнә.
Күптән түгел Муллинга тентү белән килгәннәр, шуннан соң аны Чаллыга аеруча мөһим эшләрне тикшерү бүлегенә китерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз