Балаларыбыз татар гимназиясендә укыйлар, татарча камил беләләр. Ләкин дуслары арасында руслар да бар, урамда күп очракта русча аралашалар.Татар теле болай да аз кулланыла инде ул көнкүрешебездә, кызганычка.
Гаиләдә без бары тик татарча гына сөйләшәбез. Рамил белән без дә, әниләр дә, туганнар да, шул исәптән балалар да. Бездә русча сүзләр кыстырып сөйләшү юк. Балаларның телне белүләре белән Рамил шөгыльләнә. Ул балаларны катгый рәвештә татар телендә генә сөйләштерә. Балалардан рус сүзе ишетсә, шунда ук ачулана башлый.
Миңа калса, баланың туган телен белүе – ата-ана җаваплылыгында. Мәктәпкә генә кайтарып калдырырга ярамый. Ләкин кайбер ата-аналар, бәлки, рус теле кирәк, русча яхшы белсен, дип тә сөйләштерәләрдер. Ни дисәң дә, без күпмилләтле илдә яшибез.
Безнең Әминә инглиз телен дә яратып өйрәнә. Мәктәптә дә яхшы укый, олимпиадаларда урыннар ала. Без моңа бары тик шат кына. Чөнки кая гына барсаң да, иң беренче чиратта инглиз телен белү кирәк. Ә кемдер, рус телен белсен, дип тырышадыр. Шуңа да бу – каршылыклы фикер, тәнкыйтьләп булмый.
Шәхсән безгә, балаларның татарча белүе, татар мәктәбендә укуы бик мөһим. Без балаларны рус мәктәбенә бирмәс тә идек. Без – милләт дип, татар халкы дип үлеп тора торган гаилә.
Шулай ук балалар җәй көне авылга кайтып торалар, анда да гел татарча гына сөйләшәләр. Инде хәзер ай ярым мәдрәсәгә мөселман лагерена йөриячәкләр. Балаларыбыз намазда, анысын беләсездер. Мәдрәсәгә йөрүләре дә татарчаларын ныгытырга ярдәм итә
Җырчыларның фикерләрен «Интертат» сайты өчен Гөлназ Хәбибулллина белеште.