news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамилә Сәхабетдинова: «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесең иң өлкән катнашучысына 100 яшь

Рамилә Сәхабетдинова: «Татар сүзе» нәфис сүз бәйгесең иң өлкән катнашучысына 100 яшь
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Быел «Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең өлкән катнашучысы булып Яшел Үзән районыннан Заһирә Нуруллина танылган, аңа 100 яшь. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

«Быел безнең катнашучылар арасында 100 яшьлек укытучыбыз да бар. Ул Яшел Үзән районыннан Заһирә апа Нуруллина, ул гомер буе укытучы булып эшләгән. Заһирә апа бәйгегә үзе иҗат иткән шигырен яздырып җибәрде», – диде «Татар сүзе» бәйгесенең оештыру комитеты рәисе, «Шаян ТВ» каналы башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашу өчен яшь чикләре юк.

«Бәйгедә катнашу өчен бернинди чикләр дә юк. Без бик сөендек, татар теленең чиксезлеге катнашучыларның яшьләренең чиксезлегендә дә күренде. Әлеге укытучы ничә буын балалар үстергән, үзе дә катнашып безнең бәйгене күтәрде. Мондый бәйгеләр аша без милләтебезнең матурлыгын, аның мирасының нинди бай булуын тагын бер кат раслыйбыз», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot