news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамилә Сәхабетдинова: Балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирергә кирәк

«Бу һөнәрнең файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлату мөһиме», - диде ул.

Рамилә Сәхабетдинова: Балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирергә кирәк
Зилә Мөбәрәкшина

«Шаян ТВ» башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова татар телле журналистлар булсын өчен, балаларга кечкенәдән үк журналистикага юнәлеш бирү мөһим дип саный.

«Татар телендә яхшы аралаша, яза торган кадрлар аз диләр, килешеп бетмим. Бездә татар балалары эшли, алар киләчәктә тормыш юлын журналистика белән бәйләргә тели. Аларга кечкенәдән үк юнәлешләр бирергә, тәрбияләргә кирәк. Бу һөнәрнең файдалы һәм кирәкле икәнлеген аңлату мөһим», - диде ул Бөтендөнья татар конгрессының VIII съездында.

Аның әйтүенчә, «Шаян ТВ» каналында балалары татар әдәби телендә сөйли. «Без кечкенәдән «мин журналист булырга хыялландым», дигән балалар үстерергә тиеш. Бездә, мәсәлән, балалар редколлегиясе дә бар. Аларның язмаларын сайтта урнаштырабыз. Алар моны күреп, шатлана, рухлана. Без татар контентын, мохитен булдырырга тиеш», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100