news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамилә Сәгъдиева: Татар теле дәреслекләрендә Совет чорындагы мисалларны бирә алмыйбыз

Рамилә Сәгъдиева: Татар теле дәреслекләрендә Совет чорындагы мисалларны бирә алмыйбыз
Владимир Васильев

КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, татар теле дәреслекләре авторы Рамилә Сәгъдиева татар теле дәреслекләрендә Совет чоры дәреслекләрендәге мисалларның урын алмавын әйтте.

«Балага кызыклы мәгълүматны бирергә кирәк. Әсәрләр күп. Без Совет чоры дәреслекләрендә бирелгән мисалларны ала алмыйбыз, чөнки бала аның күбесен аңламый. Хәзерге яшьләрнең яшәеше, фикере башка. Балаларны аңлау өчен, фәлсәфәче булырга кирәк. Күнегүләр балаларны тәрбияли торган, аның күңеленә үтеп керә торган булырга тиеш», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Рамилә Сәгъдиева бер укытучы да йөз процент белем бирүгә ирешә алмый дип саный.

«Ләкин без һәр баланы уйландыра һәм аны тәрбияләп чыгара алабыз икән, бу – укытучының иң зур җимеше. Максатыбызга ирешәбез, дигән сүз. Укучы алга таба киләчәктә кем генә булса да, анда мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары була икән, димәк, бу – укытучыларның хезмәте. Дәреслекне төзегәндә, мин һәрвакыт шуны уйлап язам», - диде мөгаллим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100