news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Зыятдинов: Биектау районында нибары бер невропатолог һәм бер психиатр җитми

Районда табиблар белән тәэмин ителеш 95 процент.

Рамил Зыятдинов: Биектау районында нибары бер невропатолог һәм бер психиатр җитми
Михаил Захаров

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Биектау районында нибары бер невропатолог һәм бер психиатр җитми. Бу хакта Биектауда яңа сырхауханә ачылышы алдыннан «Татар-информ» хәбәрчесенә Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Зыятдинов әйтте.

Районда бүген табиблар белән тәэмин ителеш 95 процент. «Авыл табибы», «Авыл фельдшеры» программалары кысаларында, бер тапкыр бирелә торган 1 млн сумлык түләүләрне 2010 елдан башлап Биектауда 46 кеше алган, шулар арасыннан 42 табиб (2021 елда — 2 табиб) һәм 4 фельдшер. Рамил Зыятдинов сүзләренчә, программа буенча, читтән килгән 2 табиб, 2 фельдшер быел эшкә керешкән.

«Бездә белгечләр белән тәэминат бик яхшы. Тар белгечләр дә җитә, бары бер невропатолог һәм бер психиатр кирәк. Хәзерге вакытта психиатр һәм нарколог вазифаларын икесен дә бер кеше алып бара», — диде Рамил Зыятдинов.

Биектауда яңа сырхауханә сәламәтлек саклау системасында беренчел звеноны модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән. Компьютер томографиясе, энкдоскопия, УЗИ җиһазлары кайтарылган. «Бу сырхауханәнең үзенчәлеге шунда: ул клиник-дианостика үзәге ролен үтәячәк.

Бөтен кирәкле заманча җиһазлар монда урнашкан, һәм тар белгечләр монда эшләячәк», — дип белдерде.

Рамил Зыятдинов әйтүенчә, ике катлы, мәйданы 1 мең квадрат метр булган иске бинада балаларны кабул итәчәкләр.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100