news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Закиров: Казан чигендә «Кече Якутия» комплексын татарлар эшләвен телибез

Лаеш районында «Кече Якутия» туристик этнокомплекс проекты гамәлгә ашырылачак. Бу хакта «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы рәисе, Саха (Якутия) Республикасының Татарстандагы рәсми вәкиле Рамил Закиров сөйләде.

Ул быел июньдә Якутия-Татарстан форумында Казан чигендә туристик этнокомплекс төзү инициативасы белән чыкканнарын искәртте. Хөкүмәт тә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та проектны хуплаганнарын әйтте.

«Проект нигезендә Якутия көнкүрешен тәкъдим итәчәкбез. Беренче этап өчен 50 млн шәхси инвестицияләр кертелә. 20 кунакханә йорты, ачык бассейн белән мунча комплексы, ресторан комплексы булачак. Барысы да милли стильдә», - дип белдерде Рамил Закиров.

Ул яктырту, җылыту системасын да татарстанлылар эшләячәген әйтте.

«Томсктан да татар партнерлары җәлеп ителәчәк. Башка партнерларны да карарга әзербез. Безгә тротуар, эскәмияләр төзү өчен партнерлар кирәк булачак. Без комплексны татарлар эшләвен телибез, җитештерү материаллары Татарстанныкы булуын телибез», - дип билгеләп узды.

Рамил Закиров Ерак көнчыгышта татар эшмәкәрләренә ярдәм күрсәтелүен әйтте. «Без быел Казан скверы төзелешенә таш салдык һәм финанс ярдәме алдык», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100