news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Юныс: Тормышны «гражданлык никахы»ннан башлау – ул гөнаһлы тормышка аяк басу

Хәзерге гаилә институты җимерелеп баручы заманда күпчелек яшьләр, никахны рәсмиләштерү урынына, «гражданлык никахы»н сайлыйлар. Рамил хәзрәт Юныс әлеге күренешнең гөнаһ булуы турында әйтә.

Рамил Юныс: Тормышны «гражданлык никахы»ннан башлау – ул гөнаһлы тормышка аяк басу
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бәхетле булу җан халәтенә карап билгеләнә: кемдер гөнаһ белән бәхетле, ә кемдер гөнаһсыз да бәхетле, кемдер хәмер эчеп бәхетле, ә кемдер хәмергә якын да килмичә, физик күнегүләр ясап бәхетле була ала.

Гөнаһ бик матур башлана. Әгәр дә гөнаһ кыяфәтсез, мәхәббәтсез башланса, ул гөнаһка беркем дә аяк атламас иде. Шуңа күрә «гражданлык браклары» мәхәббәт белән башлана, ләкин аның ахыры бик аяныч.

Аннан соң, бүгенге көндә яшьләр чын мәхәббәтнең нәрсә икәнлеген аңламыйлар да бит. Өч төрле төшенчә бар: шәһвәт, гашыйк булу һәм мәхәббәт. Моның икесе мәхәббәт белән берничек тә бәйле түгел.

Шәһвәт – ул русча «похоть» була. Егетнең кызга карата шәһвәте уяна, һәм ул аны кызга: «Минем сиңа шәһвәтем уянды», – дип, әйтми бит инде. Ул аны үзенең баш миендә «мәхәббәт» дип трансформацияли, «мин сине яратам, әйдә бергә яшик инде» ди. «Шәһвәт» дигән әйбер 4 айда бетә, чөнки, психологлар әйтүенчә, төп ихтыяҗлар әлеге вакыт аралыгында канәгатьләндерелә. Шәһвәт үтәлгәннән соң, ул айнып китә дә моны «минем сиңа мәхәббәтем бетте», дип аңлата.

Гашыйк булу – ул эгоизмга якынрак. Бу очракта кеше үзе турында гына уйлый: «Мин ансыз яши алмыйм, миңа авыр, күңелсез», – ди. Кайбер кешеләр бигрәк гашыйк булучан булалар: иртә белән – бер кешегә, төштән соң – икенче кешегә, ә киләсе атнада тагын берәр кешегә гашыйк булырга мөмкиннәр. Бу да мәхәббәт кебек, әмма бу – мәхәббәт түгел, чөнки кешеләр гашыйк булган чорда гаилә тормышын башласалар, бу тормыш бер елдан алып ел ярымга кадәр генә бара, дип әйтә галимнәр.

Ә чын мәхәббәт – ул Аллаһы Тәгаләнең бүләге, ул беренче караштан туарга мөмкин. Әмма шәһвәттән, гашыйк булудан аны ничек аерырга соң? Анда күбрәк рәхимлелек, кешене аңлау бар, чын мәхәббәт вакытында үзеңне генә түгел, ә икенче кешене дә кайгырту хисе туа. Иң яхшы мисал – ул әнинең балага булган мәхәббәте.

Озын сүзнең кыскасы, тормышны «гражданлык никахы»ннан башлау – ул гөнаһлы тормышка аяк басу. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрендә, шулай ук «Йосыф» сүрәсендә Зөләйханың Йосыфны зина кылырга чакырганнан соң, без Йосыфтан шундый сүзләрне ишетәбез: «Гөнаһлы кешеләр беркайчан да бәхетле була алмыйлар». Мөселманнар «бәхет» төшенчәсе астында ике дөнья бәхетен дә күздә тоталар: бу дөнья беткәч, ахирәт тә бар бит әле, ә тормышыбызны гөнаһ белән үткәрсәк, ахирәткә без нәрсә белән барабыз соң?

Шулай ук ирекле тормыш башлау – егет белән кызга никахсыз да торып булуны күрсәтүче үрнәк, һәм берничә елдан соң мондый тормыш алып баручылар арасында хыянәт итүләргә, җиңелчә карашка һәм бик күп төрле башка проблемаларга китерә, ди ул.

Рамил хәзрәт Юныс белән «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова сөйләште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100