news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рамил Юныс Интернет аша да никахлар укыла башлавын әйтте

Хəзрəт, мисал буларак, бер никахның скайп аркылы укылганын сөйлəде.

Рамил Юныс Интернет аша да никахлар укыла башлавын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 20 декабрь, "Татар-информ", Зилə Мөбəрəкшина). КФУ студентлары белəн очрашуда дин галиме Рамил Юныс никахларның Интернет аркылы укыла башлаганын сөйлəп үтте.

"Безнең хəзер Интернет заманы, заманча технологиялəр. Интернет аша да никахлар укыла башлады", - диде Рамил Юныс.

Мисал итеп, хəзрəт бер никахның ничек үткəнен сөйлəде. "Килен ап-ак күлмəге белəн килеп утырды, туганнар җыелды. Кияүнең очкычы, һава торышы бозылу сəбəпле, Германиядəн вакытында очып китə алмады.

Кияү Штутгарт шəһəренең аэропортыннан скайпын кабызып элемтəгə керде дə, без никах укыдык. Алар ризалыкларын белдерде һəм шəһадəт əйтте. Заманча никах шулай укылды", - дип сөйлəде Рамил Юныс.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot