news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил хәзрәт Юныс Әлмәт театры спектаклендә үз образын кулланырга рөхсәт биргән

Рамил хәзрәт Юныс Әлмәт театры спектаклендә үз образын кулланырга рөхсәт биргән
Әлмәт театрының матбугат үзәге, Татьяна Афонина

Әлмәт театрының «Ул әле өйләнмәгән иде» спектакленең вербатим өлешендә үзен таныган Рамил хәзрәт Юныс «100 процентлы башкару өчен» артистларга рәхмәтен җиткерде.

«Алар минем сүзләрне сәхнәгә чыгару өчен миннән рөхсәт алдылар. Мин Динарның бу образны тудыра алуына бик шатмын», - диде ул спектакльне карагач «Татар-информ» журналистына.

Гаяз Исхакыйның шул исемдәге әсәре буенча «Ул әле өйләнмәгән иде» драмасын Әлмәт театры сәхнәсендә режиссер Айдар Җаббаров куйды.

Әсәргә вербатим элементлары буларак ислам дине һәм христиан дине вәкилләренең вәгазе кертелгән. Бу образларны Динар Хөснетдинов башкарды.

«Актер хәзрәт образын да, чиркәү әһеле образын да тудыра алды. Динар бу рольләре белән «Тантана» премиясендә дә җиңеп чыкты бит», - дип өстәде Рамил хәзрәт.

«Мондый спектакль шушы бинада күптән көтелгән иде инде. Бу үзенә күрә «прорыв», диде ул һәм Әлмәт театрын бу спектакле белән котлады.

Рамил хәзрәт Юныс фикеренчә, мондый спектакльләр безгә уйланырга, бу мәсьәләгә төрле яклап карарга мөмкинлек бирә. «Дини яктан да, мәхәббәт ягыннан да, тормыш ягыннан да күп төрле уйларга этәрә торган спектакль», дип бәяләде ул.

  • Әлмәт театры Гаяз Исхакыйның «Ул әле өйләнмәгән иде» спектаклен Камал театрының Зур залында уйнады. Залда аншлаг иде.
  • Милләтара никах темасына куелган спектакльдә ике дин әһеле дә мондый никах турында үз фикерләрен җиткерәләр һәм аны аңлатып бирәләр. Динар Хөснетдинов дин әһелләренең төгәл күчермәсен булдырган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100