Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рамил Төхвәтуллин театрларда барлыкка килгән эчке цензураны тәнкыйтьләде
Татарстанның халык артисты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхвәтуллин сәнгать өлкәсендә эчке цензура барлыкка килүен тәнкыйтьләде. «Театр бит ул – күмәк хезмәт, анда төрле фикер булуы кирәк. Сәнгатьтә берничек тә тулы диктатура була алмый. Чөнки ул – нечкә организм», – диде ул «Интертат»ка биргән интервьюсында.
«Калыпка кертәсең икән, димәк, ул «Карабас-Барабас театрына» әверелә», – диде Рамил Төхвәтуллин Толстойның «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары»ндагы театр хуҗасына ишарәләп.
«Элек безнең театрда (Камал театры) пьесаны труппага укыталар иде, артистлар фикер алыша, һәм аларның фикере әһәмияткә ия иде. Хәзер каршы әйтү бөтенләй тыелган. Үз белемең дәрәҗәсендә тәкъдим ясау да булмый торган хәл – ишеткәнем булмады», - ди ул театрның үткәнен һәм бүгенгесен чагыштырып.
Рамил Төхвәтуллин Камал театрына яңадан кайткач, бер кызык әйбергә тап булуын искә төшерә. «Эш шартнамәсен төзегәндә, шундый пункт барлыкка килгән – берәр кешегә интервью бирәсең икән, башта син аны театрда күрсәтергә тиеш», – ди ул аптырап.
Танылган актер һәм депутат театрга бер катлам кешеләр йөрми башлавына борчыла. «Татарлык югалып бара. Җамал Вәлидинең «Милләт һәм миллият» дигән титаник әсәре искә төшә. Театр милли, ләкин миллиятле түгел. Гадәти булып калды. Ул гадәти театр түгел иде», – ди Рамил Төхвәттуллин.
- Рамил Төхвәтуллин - Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты. Камал театрында 1987 елдан. ТР Министрлар Кабинетында эшләгәннән, кинематография белән шөгыльләнгәннән соң 2017 елдан кабат театрга әйләнеп кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз